Володин мәктәп директорларын гадел булмаган җәзалардан якларга чакырды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләрен һәм муниципалитет башлыкларын, финанслар белән тәэмин ителмәгән очракта,  вәкаләтләрне үтәмәгән өчен җәзага тартырга  ярамый. Бу хакта Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин,  12 июльдә,  вице-премьер Дмитрий Григоренко катнашында үткән "хөкүмәт сәгате" барышында әйтте.

"Тикшерү чаралары контроль-күзәтчелек органнары, беренче чиратта прокуратура тарафыннан үткәрелә, шул ук вакытта бакчаның яки  мәктәпнең финансламавы бөтенләй исәпкә алынмый. Һәм бездә бакча һәм мәктәп директорлары - "рецидивистлар"булып  чыга, - дип аңлатты спикер, нәкъ менә мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренә карата административ түләтүләр, шулай ук аларга карата суд карарлары чыгарыла, дип ачыклык кертте.

Дәүләт Думасы рәисе сүзләренә караганда, бу мәсьәләне эшләп бетерергә һәм норматив акт кабул итәргә кирәк, тикшерү органнары "әгәр акча мәктәпкә, бакчага  бүлеп бирелгән , ә бу акчалар нәтиҗәсез тотылган  һәм финанслар булып та проблемалар хәл ителмәсә" генә карар чыгаррырга тиеш

Дәүләт Думасы рәисе сүзләренчә, депутатлар бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә торган тәкъдим әзерлиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International