Татарстанда үткән карьера форумында Олимпия чемпионы Артур Далалоян ничек уңышка ирешергә икәнлеге турында сөйләде

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

 Иң титуллы спорт гимнастларының берсе Артур Далалоян  форумда катнашучылар белән тәҗрибә уртаклашты. Татарстанда үткән чараны  «Белем» Россия җәмгыяте оештырды. Олимпия чемпионы тормышындагы остазларының роле, шәхси нәтиҗәлелеге һәм мотивациясе, үз-үзен һәм кыенлыкларны җиңеп чыгу турында , Алексеевск районының Биләр авылындагы XII Халыкара яшьләр белем бирү форумы мәйданчыгында сөйләде.

2020 елгы Олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Артур Далалоян балалар белән  ничек итеп уңышка ирешү,  теләкләрне  тормышка ашырырга нинди сыйфатлар ярдәм итүе турында   сөйләше.

Артур Далалоян үзенең  спорт карьерасында  остазларының зур роль уйнавын билгеләп үтте. Алар тәҗрибәләре белән  уртаклашалар, илһамландыралар һәм ярдәм итәләр, сорауларга җавап бирәләр, хаталарны төзәтергә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International