Бүген парламент депутатлары тарафыннан «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында» һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты кабул ителде.Закон проектын тәкъдим иткән депутат Александр Комиссаров документның республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгәнен билгеләп үтте. "Ул Украина, Донецк һәм Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашкан ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен социаль гарантияләрне арттыруга юнәлдерелгән", - дип аңлатты депутат.