"Парламент газетасы" язганча, яңа уку елыннан көмеш медальләрне мәктәпкә кайтару турындагы тәкъдим белән 25 майда мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясады. Россиядә мәктәпне уңышлы тәмамлаган чыгарылыш укучыларына алтын һәм көмеш медальләрне 2014 елга кадәр тапшырдылар, әмма 2014 елдан федераль дәрәҗәдә көмеш медаль бирүдән туктады. Ул кайбер төбәкләрдә генә сакланып калган.
Төзәтмә укучыларны иҗтимагый файдалы хезмәткә җәлеп итү турындагы закон проектының икенче укылышында кертелде.