Педкөллият укучыларына эшкә урнашу мөмкинлекләрен киңәйтәчәкләр

2023 елның 14 июле, җомга

Өлкән курс студентлары балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә укыта, шулай ук балалар түгәрәкләре алып бара алачак. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасының 13 июльдәге пленар утырышы барышында икенче укылышта кабул ителде.

Моннан тыш, инициатива югары уку йортларының өлкән курс студентлары университетларда һәм фәнни оешмаларда укыту-ярдәмче персонал һәм фәнни хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре вазифаларын башкара алачак. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, бу карар мәктәпләрдә кадрлар кытлыгын тулыландырырга ярдәм итәчәк, бу авыл җирлеге өчен аеруча актуаль: «Моннан тыш, диплом алгач, яшьләрнең эш тәҗрибәсе һәм хезмәт кенәгәсе булачак». Өченче укылышта инициативаны 14 июльдә карарга ниятлиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International