Россия халкы һәм чит ил гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларны РФ фән һәм югары белем министры урынбасарларына яисә ведомствоның видеоконференция буенча структур бүлекчәләре җитәкчеләренә шәхсән бирә алачак. Бу Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелгән гражданнарны онлайн-кабул итү эксперименты ярдәмендә мөмкин булачак.
Онлайн-кабул итүгә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында графикта күрсәтелгән телефоннар буенча яисә электрон форма аша эш сәгатьләрендә: дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9:00 дән 18:00 гә кадәр һәм җомга көнне 9:00 сәгатьтән 16:45 сәгатькә кадәр язылырга мөмкин.
Онлайн-очрашулар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков тарафыннан календарь елга расланган гражданнарны шәхси кабул итү графигы нигезендә үткәреләчәк. График белән министрлыкның рәсми сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә танышырга мөмкин.