РФ дәүләт хезмәтләре порталында вузларга документлар кабул итү дәвам итә. Гаризаны илнең теләсә нинди биш вузына , биш белгечлеккә бирергә мөмкин. Гариза бирү өчен кабул итү комиссияләренә барырга һәм шәхсән документлар китерергә кирәк түгел. Документлар тапшыру өчен дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булырга тиеш.
Гаризаларны укытуның теләсә нинди рәвешләренә, шулай ук түләүле һәм максатчан укытуга, бакалавриат һәм специалитет программаларына, икенче югары белем алуга да бирергә мөмкин.
Быел сервиска 1022 югары уку йорты тоташтырылган . Бушлай укытуга керүчеләргә 25 июльгә кадәр, түләүле укуга - 20 августтан да соңга калмыйча гариза бирергә кирәк.