Рамил Муллин Түбән Камада химия институтының яңа кампусы эскизларын тәкъдим итте

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Түбән Кама мэры Рамил Муллин үзенең Telegram-каналында Түбән Кама химия-технология институтының булачак кампусы проекты эскизын бастырды.

Аның сүзләренә караганда, кампус кадрлар әзерләү урыны гына түгел, экологик иминлек һәм нефть химиясе технологияләре өлкәсендәге эшләнмәләр өчен фәнни үзәк тә булачак.

Яңа заманча учреждение булдыру өстендә эш ТР Рәисе  Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә алып барыла.  "Бу СИБУР, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә булдырыла торган бик лаеклы уку йорты булачак", - дип белдерде Миңнеханов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International