Мидхәт Шаһиәхмәтов Президент академиясенең XI Җәйге кампусы турында: «Барлык балалар да супер!»

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Үсеш һәм кыенлыкларны җиңү теләге - бүгенге яшьләр характерының мөһим өлеше, дип саный ТР вице-премьеры , ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов. “Зөя калкулыклары” комплексында Президент академиясенең XI җәйге кампусы ачылышында ул яшьләргә уңыш өчен кирәк булган тагын өч күнекмәне атады. Куелган максатларга ирешү өчен, бүгенге яшьләрнең нинди күнекмәләргә ия булырга тиешлеге турындагы сорауга җавап биреп, вице-премьер беренче чиратта хезмәт сөючәнлеген билгеләде. «Барысы да үзе килер дип өметләнү - файдасыз, - дип ассызыклады ул. - Чөнки белем җиңел генә бирелми.”

Шулай ук яңа идеяләрдән курыкмас өчен кыю булу мөһим, дип ышана Шаһиәхмәтов.

Өченче мөһим күнекмә дип,  ул командада эшләү теләген һәм осталыгын атады. "Бүген билгеле бер шартлар һәм технологияләр үсешенә бәйле рәвештә без үз хезмәтебезнең төрле вариантлары - фриланс, дистанцион формалар турында сөйлибез. Тик мин команда, аралашу, бер-беребезне ишетә белү – бу уңышны күпкә тизрәк китерә, дип саныйм ", - дип билгеләде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International