Казанлылар социаль челтәрләрдә, аларны балалар бакчалары территориясенә керү өчен кушымталар күчерергә мәҗбүр итүләре турында зарланган. Аларга хәбәр ителгәнчә, киләчәктә бу кушымтаның бәясе 300 сум тәшкил итәчәк. Шәһәр мэриясендә кушымтаны йөкләү кирәклеген кире кагалар - анда шәһәр халкына балалар бакчаларына узуның тагын берничә ысулы бар, дип аңлаттылар.
Казанлыларга мәгариф идарәсендә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын үтәвен, уку йортына керү мөмкинлеген контрольдә тоту һәм идарә итү системасы - шундый чараларның берсе булуын искәрттеләр. Анда ата-аналар һәм балаларны озатучы- каршы алучы өлкәннәр, учреждениене саклау постына домофон буенча шалтырату өчен классик пластик карталардан файдалана яки шалтырата ала, дип билгеләп үттеләр.
Мэриядә мобиль кушымтаны куллану – мәҗбүри түгел, ә ирекле булган өстәмә опция генә, дип ассызыкладылар.
Балалар бакчасы территориясенә керү мөмкинлеген контрольдә тоту системасын кулланырга теләмәгән ата-аналарга анда домофон ярдәмендә керергә киңәш иткәннәр.