Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе финиш турына чыга. Күп кенә абитуриентлар инде өстәмә сынаулар тапшыра, ә алардан башка килүчеләр өчен документлар кабул итү 20-25 июльдә тәмамланачак.
"РГ"ның сүзләренә караганда, биредә уңышка ирешү өчен, югары уку йортларында белем бирүне синхронлаштырырга, булачак инженерларны "мәктәп - вуз" юлында өзлексез укытырга кирәк.
Россиядә яңа формадагы инженерларны оператив рәвештә укытуны "Алдынгы инженерлык мәктәпләре" проекты да тәэмин итәчәк. Мондый мәктәпләр Россиянең 30 югары уку йортында магистратура программалары буенча белем алу өчен төзелгән инде. 2023 елда проектның тагын 10 катнашучысы сайлап алыначак.
Алдынгы инженерлык мәктәпләрендә 2,4 меңгә якын кеше укый, беренче белгечләр укуны 2024 елда тәмамлыйлар.