МТС Державинның 280 еллыгына Татарстанда аңа бәйле урыннарны цифрлаштырды

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

МТС, цифрлы экосистема, "Казан-Болгар" дигән яңа бушлай аудиогид эшләтеп җибәрде, аның 180 чакрымга сузылган маршруты Лаеш районы буенча уза, район белән  Гавриил Державин тормышының балачагы  бәйле. Кунаклар һәм республика халкы аудиогид маршруты буенча урнашкан Сокуры, Егорьево һәм Державин авыллары аша узганда,  язучының гаилә һәм балачак тарихын тыңлый алачак.  

МТСның автомобиль аудиогиды ике сәгатькә якын  дәвам итә. Ул Лаеш, Алексеевск, Спас районнарында һәм Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында иллеләп локация тасвирламасын үз эченә ала. Державин урыннарыннан тыш, гидның маршруты борынгы храмнар һәм тагын  борынгы авыллар аша уза. Аудиогидның тавышын театр һәм кино актрисасы, Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Дусаева яздырган .

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International