15 июньдә Россия субъектларыннан «Дуслык» һәм «Без - Тукай оныклары» мәктәп укучылары өчен татар теле буенча сөйләм практикасы белән регионара сменалар ябылды. Сменалар Арча педагогика көллияте базасында оештырылды. Ябылуда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча районы администрациясе һәм мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.
Төбәкара сменалар эшендә Россиянең 25 төбәгеннән 235 укучы катнашты. Катнашучылар арасында - олимпиадалар, конкурслар җиңүчеләре, балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары активистлары.