Мәгариф министрлыгы «ПРО Образование - 2023» Бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсының яңа номинациясен гамәлгә куйды. Журналистлар һәм индивидуаль авторлар «Россия Федерациясенең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре турында иң яхшы язма» юнәлеше буенча гариза бирә алалар.Конкурста катнашу өчен яңа номинациядә агарту проектлары, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен популярлаштыруга һәм алга җибәрүгә бәйле акцияләр турында материаллар кабул ителә.
«ПРО Образование» конкурсына заявкаларны чараның рәсми сайтында 20 номинация буенча 2023 елның 27 октябренә кадәр бирергә мөмкин. Ярышларда җиңүчеләрнең исемнәрен ноябрьдә Мәскәүдә, бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр