Айтуган Галиуллин - физика буенча “Туймаада” олимпиадасы җиңүчесе

2023 елның 18 июле, сишәмбе

«КНИТУ-КАИ инженер лицей-интернаты»ның  дүрт укучысы Якутиядә үткән  халыкара олимпиададан казанышлар белән кайтты.

М.А. Алексеев исемендәге математика, физика, химия һәм информатика буенча «Туймаада» XXX Халыкара мәктәп укучылары олимпиадасы Якутиядә үтте. Унберенче сыйныф укучысы Айтуган Галиуллин физика олимпиадасында җиңүче булды. Лицестлар Тимур Кагарманов һәм Эрик Демин шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, ә тугызынчы сыйныф укучысы Искәндәр Кунаков шул ук фән буенча олимпиаданың иң катлаулы теоретик туры нәтиҗәләре буенча өченче булды.

Айтуган ике тапкыр "Туймаада" олимпиадасында катнаша. Узган юлы призлы урынга берничә балл гына җитмәде.

"Туймаада" - халыкара олимпиада, анда катнашу өчен Россиядән мәктәп укучылары Якутиягә килә, ә башка илләрдән катнашучылар дистанцион рәвештә сынаулар уза.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International