"Югары мәктәпнең алтын исемнәре"

2023 елның 18 июле, сишәмбе

«Югары мәктәпнең алтын исемнәре» Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар тапшыру дәвам итә. Сайлап алуга кушылыр өчен 25 сентябрьгә кадәр проект сайтында теркәлергә кирәк. Конкурс югары уку йортлары укытучыларының һөнәр дәрәҗәсен һәм статусын күтәрүгә, шулай ук югары мәктәпнең потенциалын үстерү аша белем бирү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.

Конкурста Россия гражданнары - югары уку йортлары укытучылары катнаша ала. Гариза биргәндә  алар стажлары, фәнни, квалификация һәм белем бирү эшчәнлеге турында мәгълүматны күрсәтергә тиеш.

Конкурста сайлап алу 10 номинация буенча үткәрелә. Конкурс нәтиҗәләре буенча ел саен Россия Федерациясе югары уку йортлары укытучыларының Мактау китабы басылып чыга. Проектта җиңүчеләргә китап, истәлекле күкрәк билгесе, диплом һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы рәхмәт хаты тапшырылачак.

РФ Фән һәм югары белем министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International