Казанның 93 нче гимназиясенә А.С.Пушкин исеме бирелә

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Казанның Совет районының 93 нче гимназиясенә  Александр Сергеевич Пушкин исеме биреләчәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча мәктәп территориясендә шагыйрьгә һәйкәл барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе хәбәр итә. Казан мэриясе Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы белән рус әдәбияты классигының  тууына 225  һәм Казанга килүенә 190 ел тулу уңаеннан шундый карар кабул итте.

"Хәзер без Александр Сергеевич Пушкинның тормышына һәм иҗатына багышланган күпсанлы чараларны иң югары һәм лаеклы дәрәҗәдә үткәрүгә  әзерләнәбез. Безнең планнарыбыз зур», - диде  Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International