«Студентлар стартабы» конкурсында 1,2 меңнән артык җиңүче 1 млн сум алачак

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

«Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының җиңүчеләре  билгеләнде. 1235 студент үз бизнес-идеяләрен үстерүгә 1 млн сум грант алачак.  Җиңүчеләрнең күпчелеге цифрлы технологияләр белән бәйле - 481. Һәр бишенче кеше креатив индустрия белән бәйле, ә 175 автор яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре өлкәсендә үз идеяләрен үстерәчәк. Күп кенә  проектлар медицина технологияләре һәм биотехнологияләргә багышланган. Яңа материаллар һәм химик технологияләр юнәлешләре буенча, шулай ук ресурслар саклаучы энергетикада 105 бизнес-тәкъдим җиңде.

Җиңүчеләр исемлеге проект сайтында урнаштырылган.

3 майдан 13 июньгә кадәр конкурсның IV чиратына гаризалар кабул ителде. 2023 елда «Студентлар стартабы» конкурсы кысаларында 1,5 мең бизнес-проектны сайлап алу планлаштырыла. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге августта билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International