Бакчаларда урын җитмәү Татарстанның бер районында гына күзәтелә

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева хәбәр итте.

«Бездә проблемалы бер районда -бу Питрәч районы. Биредә бик күп  төзелешләр бара. Торак комплексларның яңа корпуслары барлыкка килә, яшь гаиләләр яши", - диде спикер.

Алексеева сүзләренчә, тулаем республика буенча балаларның барлык яшь категорияләре өчен мәктәпкәчә белем алу тәэмин ителгән. "Әгәр гаилә баланы бер ярым, өч, дүрт яшьтә  балалар бакчасына бирергә теләсә, без моны тормышка ашырырга тиеш", - дип ассызыклады ул.

Шул ук вакытта министрлык, проблемалы сорауларның кайда килеп чыгуын билгеләү өчен, мәктәпкәчә белем алу мөмкинлегенә мониторинг үткәрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International