Украинада махсус хәрби операция уздыру барышы турында мәгълүмат 11 сыйныф укучылары өчен яңа уку елы башыннан уку программасына кертергә тиешле яңа Россия дәреслекләрендә барлыкка киләчәк.
Авторлары Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм МГИМО ректоры Анатолий Торкунов булган яңа уку әсбабы 1945 елдан 21 гасыр башына кадәр чорны колачлаячак. Украинадагы низаг турындагы мәгълүмат дәреслектә "Россия бүген. Махсус хәрби операция" исемле бүлектә урнаштырыла.