Яңа уку елына Татарстанда 43 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

«Бүгенге көнгә эшләр 70%ка үтәлгән. Мин Татарстан мәктәпләрендә ремонт эшләрен вакытында тәмамлау белән проблемалар күрмим», - диде спикер.

Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары «Татар-информ»га аңлатканча, барлык объектларны тапшыру вакыты - 15 августта, чөнки мәктәпләр яңа уку елына әзерләнеп өлгерергә тиеш.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International