352 университет һәм аларның филиалларына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул итү турында документлар махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балаларыннан 9110 гариза кергән.
2023 ел башыннан алып Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясенә СВО катнашучылары һәм аларның балаларының укырга керү мәсьәләләре буенча 111 кеше мөрәҗәгать иткән. Кабул итү кампаниясе чорына иң күп запрослар, июньдә -31 һәм июльдә -49, килгән. Махсус операциядә катнашучыларның һәм аларның балаларының мөрәҗәгатьләре теркәлә һәм оператив тәртиптә эшкәртелә. Студентларны хокукый һәм социаль яклауны тәэмин итү буенча 8-800-222-55-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Югары белем бирү программалары буенча укырга кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия - 8-800-301-44-55. Исегезгә төшерәбез, югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт алды. Быел махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары университетка аерым һәм махсус квоталар буенча укуның түләүсез формасына керергә мөмкин (бюджет урыннарының гомуми саныннан 10 % күләмендә).
Шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм хәрби хезмәт үтү чорында инвалидлык алган гражданнар өчен вузга керүгә аерым квота гамәлдә.