Путин мәктәп укытучыларының кадрлар резервын булдыру идеясен хуплады

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Владимир Путин бөтен Россия буенча мәгариф системасында бердәм кадрлар резервын булдыру тәкъдимен хуплады. Бу хакта президент чәршәмбе көнне "Россия - мөмкинлекләр иле" платформасы проектлары вәкилләре белән аралашу вакытында белдерде.

"Бердәм кадрлар резервы булдыруга килгәндә, бу яхшы идея", - дип хуплады Владимир Путин бер  катнашучының идеясен.

Ул искә төшергәнчә, совет чорында "барлык резервлар да партия органнары аша барган. "Ә хәзер безгә бу сүзнең иң яхшы мәгънәсендә карьера баскычы буенча хәрәкәт итү инструментларын булдырырга кирәк", - дип билгеләде Путин үз позициясен.

Вице-премьер Татьяна Голикова шулай ук тәкъдимне хуплады, бигрәк тә кадрлар авыл һәм ерак торак пунктлар өчен мөһим булуын билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International