Казанда мәктәпләр янында светофорлар урнаштырылачак

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында мәгариф учреждениеләреннән ерак түгел светофорлар урнаштырылачак, аның өчен  19,1 млн сум акча  тотылачак. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында пәйда булды.

Тендерга документлардан күренгәнчә, светофорлар  Казанның Совет районындагы Ломжинская урамы буенча 5нче йорт янында (янәшәдә 144 нче урта мәктәп), Киров районынының   Галимҗан Баруди урамындагы 8 нче йорт янында, Повстанческая һәм Батыршин урамнары арасында, (якында гына 4 нче гимназия-интернат урнашкан),  Яңа Савин районында Гагарин һәм Октябрьская урамнары чатында (янәшәдә 31 нче мәктәп, бераз арырак 43 нче мәктәп).

Бу урыннарда светофорларны урнаштыру карары монда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре, шул исәптән һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр аркасында кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International