Казан белән чиктәш Питрәч районында балалар бакчаларында урыннар кытлыгы барлыкка килде. Татарстанның тагын ике районында беренче сыйныфка керү белән проблемалар бар. Балалары бакчасыз һәм беренче сыйныфка керми калмасын өчен ата-аналарга нинди вариантлар тәкъдим итә - "Татар-информ" күзәтүендә.
«Билгеле бер борчу тудыручы бердәнбер район - Питрәч районы»
"Гаилә баланы балалар бакчасына бирергә тели икән, без аны тормышка ашырырга тиеш", - дип белдерде бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева "Татар-информ" матбугат конференциясендә.
Аның сүзләренә караганда, тулаем республика буенча балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге тәэмин ителгән.
"Без Көектә яшәүче ата-аналарның барысының да диярлек Казанда эшләвен беләбез". Көектә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 591 бала, “Царево” торак комплексында - 383 бала бар.
Көектә яшәүче ата-аналар үз балаларын Казан балалар бакчасына йөртә ала, анда буш урыннар бар, диде идарә җитәкчесе."Кайдадыр беренче сыйныф укучыларының саны бик артмады, ә ике районда күпкә артты"
Беренче сыйныфка керүгә бәйле проблема, шул ук Питрәч районында һәм Әлмәт районында барлыкка килде. Питрәч районында беренче сыйныф укучыларының саны биш ел эчендә 3,5 тапкырга, ә Әлмәт районында - ике тапкырга диярлек артуы белән бәйле, диде Алексеева .