Казанда "ЮНАВИА" авиаторлары слеты ябылды

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның 19 июлендә "Россия - минем Ватаным" тарихи паркында "ЮНАВИА" авиаторларының округ слетын ябу тантанасы үтте. Анда РФ нең 6 төбәгеннән 50 ләп яшьармияче катнашты.

Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы “Движение Первых” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең региональ бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре, ЮНАРМИИ региональ штабы әгъзалары, җирле бүлекчәләр һәм яшь армиячеләр штаблары башлыклары  һ.б. катнашты. Мәртәбәле кунаклар хөрмәтенә  Казан югары танк училищесы оркестры  уйнады Баш Штаб җитәкчесе урынбасары Екатерина Чижикова эстафетаны Новосибирскка тапшырды һәм Казанны округ слетын бик яхшы оештырган өчен югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International