Көектәге "Алгоритм" лицеенда беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә урыннар әзерлиләр

2023 елның 21 июле, җомга

Мондый карарны туры эфир вакытында район башлыгы Илһам Кашапов җиткерде. "Бүгенге көнгә тиешле күрсәтмәләрне  алдым. Хәзер без әлеге карарны гамәлгә ашыруга керешәбез», - диде Кашапов.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта өстәмә рәвештә парталар, урындыклар, инвентарьлар һәм дәреслекләр сатып ал өчен  финанслау көтелә.

“Хөрмәтле әти-әниләр,  сездән тынычлык саклауны сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте Көек халкына район җитәкчесе, барлык балаларыбыз да, алар  323,  “Алгоритм” лицеена урнаштырылачак. Яңа уку елына әзерләнәбез. Балалар мәктәпкә барсын өчен бөтен көчебезне куячакбыз".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International