Укучыларда хезмәт сөючәнлек формалаштыру мәктәпләрдә тәрбия процессының бер өлешенә әвереләчәк. Мондый законны Дәүләт Думасы кабул итте, документ берьюлы икенче һәм өченче укылыш узды. Депутатлар карау барышында берничә төп өстәмәне керттеләр. Шул исәптән - мәктәпләргә көмеш медальләрне кайтару, ОБЖ дәресләренең исемен һәм эчтәлеген үзгәртү, шулай ук укучыларның һөнәри әзерлеге турында өчтәмәләр. Укучылар өчен 1 сентябрьдән яңа бурычлар барлыкка килергә мөмкин. Законнардан балигъ булмаганнарны, ата-аналарның ризалыгыннан башка, хезмәткә җәлеп итүне тыю турындагы пунктны алып атачаклар. Кабул ителгән закон укучыларны иҗтимагый-файдалы хезмәттә катнашырга мәҗбүр итә. Шул исәптән - мәктәп бинасында һәм мәктәп яны территориясендә чисталыкны һәм тәртипне сакларга.
Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова (БР) билгеләп үткәнчә, балалар төрле чараларда катнашачак, мәсәлән, мәктәп яны территориясендә агачлар һәм чәчәкләр утыртачак, классны төрле чараларга әзерләү, китапханәләргә һәм музейларга ярдәм итәчәкләр.