Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко эйтте. Документлар тапшыру өчен, дип искәртте ул, порталда "Онлайн вузга керү" махсус сервисы эшли. Аның белән эшләү илнең барлык югары белем бирү учреждениеләре өчен мәҗбүри булачак.
"Быел суперсервис зур популярлык казана - аны 40% тирәсе абитуриентлар куллана, бу узган ел күрсәткеченнән ике тапкырга күбрәк. Киләсе елдан электрон рәвештә документларны суперсервис аша гына тапшырырга мөмкин булачак. Аны куллану барлык вузлар өчен мәҗбүри булачак ", - дип билгеләп үтте Чернышенко.