Чаллыда беренче тапкыр мәктәп фасадына граффити ясаячаклар

2023 елның 21 июле, җомга

Якын арада Чаллы шәһәренең 56 нчы мәктәбе фасадында арт-объект барлыкка киләчәк. Мурал ИФО иҗтимагый проектының "ФормART" стрит-арт фестивале кысаларында төшереләчәк. Автошәһәр проектта беренче тапкыр катнаша. Финанслау республика бюджетыннан бүлеп бирелә, дип сөйләде матбугат конференциясендә "Нур" яшьләр үзәге директоры Полина Трянина.

Спикер сүзләренчә, арт-объект ике өлештән торачак, уңы конкурс объекты булачак. Сул өлешнең  эскизы әзер.

"Мәктәпнең физик-математик авышлыкта булуы һәм шактый җанлы һәм бай микрорайон үзәге булуы белән бәйле рәвештә, мурал ясау карары кабул ителде", - дип шәрехләде Яр Чаллының баш архитекторы Мәликә Шәмсиева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International