ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет максатлар һәм бурычларны формалаштыру проектын тормышка ашыруга нәтиҗә ясаячак

2023 елның 21 июле, җомга

31 июльдә агымдагы елның беренче яртыеллыгында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Иҗтимагый совет утырышы үткәрелә.Үткәрү датасы һәм вакыты - 2023 елның 31 июлендә, 16:00 сәгатьтә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле буенча проект гамәлгә ашырыла. Элегрәк проект кысаларында халык экспертлар белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен 2023 елга бурычлар формалаштырган иде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыруда 4 меңнән артык кеше катнашты.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан куелган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру буенча  зур эш башкарылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада мәктәп спорт клублары төзелде - Татарстан Республикасында барлык гомуми белем бирү оешмаларында спорт клублары булдырылды, алар “Физик культура һәм спорт” Бердәм мәгълүмат мәйданчыгында: https://еип-фкис.рф/реестр-шск/ адресы буенча мәктәп спорт клубларының бердәм бөтенроссия исемлегендә (реестрында) теркәлү узды. Мәгълүматны күрсәтелгән реестрда, шулай ук “Татарстан Республикасының Электрон мәгарифе” сайтында карарга була https://edu.tatar.ru.

2023 елның II кварталы өчен күрсәтелгән бурычларның үтәлеше турында мәгълүмат: https://publictasks.tatarstan.ru/ порталында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында https://mon.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2023-god.htm.ТР 

Искәрмә. Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүче гражданнарга теркәү формасын тутырырга, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә һәм 2023 елның 28 июленә кадәр Mon.OrgOtdel@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

ММЧ вәкилләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә аккредитация узалар. Аккредитацияләү өчен гаризаны беркетелгән формада 2023 елның 28 июленә кадәр Monrt16@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International