Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен "Фәнни Галәм" мультиформат конкурсы старт алды. Анда КФУ студентлары һәм Казан университеты лицее укучылары катнаша. Конкурс берничә этаптан тора. Башта катнашучыларга онлайн-форматтагы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Беренче ике сынауны сайтта карарга мөмкин. Үзенең нәтиҗәсен катнашучы шәхси кабинеттан белә ала.
28 августта 100 иң нәтиҗәле катнашучыга трек кысаларында Зур чакыруга заявка-җавап формалаштырырга тәкъдим ителәчәк. Үз гипотезыңны 4 сентябрьгә кадәр эшләргә кирәк. 11 сентябрьдә фәнни экспертлар 14 иң актуаль гаризаны сайлап алачак һәм аларга үз проектларын камилләштерергә ярдәм итәчәк. Проектларны ачыктан-ачык яклау һәм нәтиҗәләр ясау 6 октябрьгә кадәр узачак.
Теркәлгәндә барлык кулланучылар да Литрес һәм Сбердан бүләк алачак. Нечкәлекләре сайтта: научнаявселенная.рф