Рөстәм Миңнеханов Президент академиясенең Җәйге Кампусын ябу тантанасында: “Яшьләр китмәсен өчен, шартлар тудырырга кирәк - яхшы эш, алга бару мөмкинлеге”

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

«Президент академиясенең җәйге кампусы» XI Халыкара белем бирү форумының ябылу тантанасында 22 июльдә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов катнашты. Чара А.С. Попов исемендәге (Иннополис шәһәре) административ-эшлекле үзәктә узды. Шулай ук онлайн трансляция оештырылды. Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, Татарстан егетләре (80 ләп кеше) кампусларда актив катнаша. "Бу искиткеч мәйданчык, һәм катнашучылар - Россиядән генә түгел. Без бер-беребездән өйрәнәбез. Монда барысы да - активлар, алга киткәннәр". Рәис шулай ук республиканың бүген Иннополисны алга этәрү яклы булуын әйтте. «Безгә Иннополисны күтәрергә, Татарстанны алга этәрергә кирәк, - диде ул.  Бу сезгә файдалы булгандыр дип ышанам. Татарстан сезне һәрвакыт көтә. Рәхим итегез!»- диде үзенең чыгышында.

Йомгаклау пленар дискуссиясе "Киләчәкнең мәгънәсе һәм компетенциясе" темасына багышланган иде (модератор булып телевидение алып баручысы Максим Шәрәфетдинов чыгыш ясады). Модератор Кампуста катнашучыларны Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко исеменнән сәламләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International