Сибгат Хәким урамындагы мәктәп төзелешенә тагын 577,196 млн сум акча бүлеп бирелгән. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында пәйда булды.
Май азагында «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанның Яңа Савин районында яңа мәктәп төзелеше 70%ка тәмамланган. Аны 1 сентябрьгә ачарга планлаштыралар. Мәгариф учреждениесе 1224 урынга исәпләнгән.
Эшнең заказчысы - ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, эшләргә акча республика бюджетыннан бирелә. Контракт нигезендә, финанслау гомумтөзелеш эшләре комплексын төгәлләүгә китәчәк, аерым алганда, инженер-техник тәэмин итү.