Яшь белгечләрне Татарстанда ничек тотып калып була, республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлегенең сере нәрсәдә һәм җитәкче булу өчен нинди юл үтәргә кирәк, - шушы һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Президент академиясенең Җәйге кампусының пленар дискуссиясендә җавап бирде. Нечкәлекләр тулырак «Татар-информ» материалында.
Бу инде традицион рәвештә Татарстанда уза торган Президент академиясенең 11 нче җәйге кампусы. Анда катнашучыларны, Россия һәм чит ил студентларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “кампус -яшьләр бер-берсеннән өйрәнә торган бик яхшы мәйданчык”.
Аның фикеренчә, яшьләр туган ягына кайтсын өчен, аңа яхшы эшкә урнашу һәм карьера баскычыннан алга китү мөмкинлекләрен бирергә кирәк. Моннан тыш, "яшәү тирәлеге иң заманча таләпләргә туры килергә тиеш, - дип ассызыклады ул. - Кадрлар - иң мөһиме. Белгечләр бар икән, без зур бурычларны хәл итә алабыз».
Татарстан Рәисе форумда катнашучыларга яхшы база белеме алырга киңәш итте. Һәм республикада бу система ничек оештырылуы турында сөйләде. «Бездә югары уку йортлары күп, без аларны безнең сәнәгать предприятиеләре белән актив аралаштырабыз. Мәсәлән, Түбән Кама - илнең иң эре нефть химиясе үзәге, Яр Чаллы - “КАМАЗ” ГАҖ, Әлмәт - нефть үзәге. Һәм безнең бурыч - анда югары халыкара дәрәҗәдәге мәгариф үзәкләре булдыру», - дип билгеләп үтте ул.