Гасыр аша белем алу: яңа туристик автобус маршруты

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга «Казан мәгариф учреждениеләре: тарих һәм заман» яңа туристик автобус маршрутын тәкъдим иттеләр. Шәһәрнең белем бирү өлкәсе өчен әһәмиятле булган беренче турга галимнәр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр һәм ММЧ вәкилләре китте. Экскурсиядә катнашучылар төп уку йортларын, шул исәптән КФУ, КДАТУ биналарын , технология һәм дизайн көллиятен, Казан Суворов хәрби училищесын күрделәр, шулай ук Иске Татар бистәсендә булдылар. Экскурсовод  Россия ислам институты һәм Казан руханилар семинариясенең куәтле рухи үсеш үзәкләре тарихында аерым тукталды. Моннан тыш, экскурсовод Татарстан башкаласында беренче мәдрәсәнең кайчан барлыкка килүе турында сөйләде.

Яңа туристик маршрутны тәкъдир итү «Елисавето-Сергиев агарту җәмгыяте» хәйрия һәм шәфкать традицияләрен яңартуга ярдәм итү фонды тарафыннан әзерләнгән мәдәни-агарту чараларының соңгы көне кысасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International