Казан лицеен тәмамлаган Никита Перов - химия буенча Халыкара олимпиада җиңүчесе

2023 елның 25 июле, сишәмбе

16 июльдән 25 июльгә кадәр 55 нче Халыкара химия олимпиадасы узды. Ярышлар Цюрихта (Швейцария) үткәрелде, анда  дөньяның 90 иленнән 300 дән артык укучы катнашты. Россиядән  дүрт укучы  катнашты. Ә Никита Перов, Татарстаннан. (Казанның Вахитов районының «131 нче лицей укучысы)

Олимпиада теоретик һәм практик турларны үз эченә алды. Нәтиҗәләр 24 июльдә ябылу тантанасында игълан ителде.

Никита Перов әлеге олимпиадада катнашып  икенче тапкыр  алтын медаль яулады. Ул үткән елда химия буенча 54 Халыкара олимпиадада (ICho, 2022) җиңүче булган иде.  Шулай ук ул 2022 һәм 2023 елларда химия буенча Халыкара Менделеевск олимпиадасының алтын медале иясе.

Җиңү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан ул 300 мең сум алачак.

аны ярышларга әзерләгән укытучылары Рәмзия Сафонова, Булат Курамшин 75әр  мең сум алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International