Быелгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлеге - гаризаларны читтән торып бирү һәм бу беренче чиратта "Онлайн вузга керү" суперсервисы аша. Бу хакта дүшәмбе көнне Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков Дәүләт Думасының фән һәм югары белем комитеты утырышында хәбәр итте.
"Без алдагы елларда суперсервис эшендә килеп чыккан мәсьәләләрнең шактый өлешен хәл иттек. Платформа штат режимында эшли, - дип билгеләде Фальков. - Эре федераль югары уку йортлары ректорлары раслаганча, абитуриентлардан гаризаларның 60 проценттан артыгы суперсервис аша бирелгән".