Телләрне үстерү буенча медиапроектларны тормышка ашыруга грантлар конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Татарстанда 14 августка кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет челтәрендә Татарстан Республикасы телләре үсеше һәм яшәеше проблемаларын яктырту буенча медиапроектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән республика бюджетыннан грантлар бирү буенча еллык конкурска гаризалар кабул итү бара.

Гаризалар һәм проектлар өч номинациядә кабул ителә. Һәр номинациядә иң яхшы эшләр авторлары үз проектларын гамәлгә ашыруга яисә үстерүгә грантлар алачак. Быел призлы грантларның гомуми суммасы 450 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы. Гаризалар һәм документлар пакеты кәгазь чыганакта түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420074, Татарстан Республикасы, Казан, Петербург ур., 52 йорт, 4 кат, 412 нче кабинет, IT-берләшмәнең үсеш секторы.

Конкурс эшләре проектлары GR.Sabirova@tatar.ru электрон почтасына җибәрелә. Белешмәләр өчен телефоннар: (843)231-77-61, (843)231-77-52.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International