Кабинетның бер почмагында аның шәхси әйберләре: хәрби формасы, орден һәм медальләре, кубоклар һәм спорт ярышларында катнашкан өчен грамоталары урнаштырылган. Гвардия лейтенанты Айнур Измайлов Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булды. Аңа нибары 24 яшь иде.
Чараны мәктәп директоры Диләрә Ганиева ачты. "Мин Айнурны белмәсәм дә, барыбер ул минем өчен якын. Ул - чын герой. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында шундый батыр егетләр булу зур горурлык. Ул укыган мәктәп һәм үсеп килүче барлык буын укучылары өчен Айнур Измайлов һәрвакыт чын ир-ат нинди булырга тиешлеге үрнәге булачак. Үз чиратында, без үзебезнең мәктәп укучысы турында истәлекне сакларбыз һәм музей фондын тулыландырачакбыз", - диде ул.