Рособрнадзор тарафыннан белем бирү сыйфатын мониторинглауны гамәлгә ашыруның моделе һәм методикасы эшләнде, ул гомуми белем бирү сыйфаты турында объектив күзаллау алырга, Россия Федерациясе субъектларының, муниципалитетларның һәм мәктәпләрнең эш нәтиҗәләренә төрле факторлар йогынтысын анализларга, белем бирү сыйфатына идарә итү системасын камилләштерү буенча адреслы тәкъдимнәр эшләргә мөмкинлек бирә. Белем бирү сыйфатын бәяләү буенча барлык күрсәтелгән чаралар массакүләм характерда, шуңа бәйле рәвештә ОКО ведомстволы мәгълүмат системасына дәүләт мәгълүмат системасы статусы бирү ихтыяҗы туды, ул сыйфат мониторингы өчен бердәм механизмнарны кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге системаның операторы Рособрнадзор булачак.