Фән һәм югары белем министрлыгы хөкүмәт заказчылары һәм кандидатлар мөнәсәбәтләрен көйләү турындагы карар проектын әзерләде.
2024 елдан башлап компанияләр "Россиядә эш" бердәм порталында максатчан укытуның мөмкин булган вариантлары турында тулы мәгълүмат урнаштырачак.Әгәр дә элек максатчан уку заказчыларына бердәм таләпләр булмаса һәм кандидатларга максатчан квота буенча белем алу мөмкинлеген авырлык белән эзләргә туры килгән булса, хәзер барысы да күпкә җиңеләйде.
2024 елдан башлап предприятиеләр кабул итү кампаниясе вакытында "Россиядә эш" порталында максатчан уку турында тәкъдимнәр урнаштырырга тиеш була, анда барлык кирәкле нечкәлекләрне дә күрсәтелергә тиеш: кандидатны уку урыны, белем бирү программасы исеме, киләчәктә эш урыны, ярдәм чаралары. Максатчан уку заказчыларына мотивлаштырылган һәм туры килә торган кандидатлар табу җиңелрәк булачак, чөнки карар проекты компанияләр потенциаль максатчан хезмәткәрләргә тәкъдим итә ала торган таләпләрне дә күрсәтүне күздә тота. Болардан тыш, карар проектында максатчан уку, якларның бурычлары турындагы килешүне төзү һәм өзүнең бердәм кагыйдәләре турында әйтелә.
Максатчан укытуга кабул итүнең яңа кагыйдәләрендә һәм тагын бер мөһим деталь бар. Хәзер максатчан уку турында килешү, гомуми конкурс узып югары уку йортына кергәннәр белән генә төзеләчәк.