Колле Кими мәктәбе укучылары Татарстанда электролом җыюда иң активлары

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Татарстанда «утильләштерү мәктәбе: Электроника» программасында иң актив катнашучыларны бүләкләделәр. Дипломны республиканың Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге мәктәп укучылары алды.

Укучылар, каникул вакыты булуга  карамастан, инициатива күрсәттеләр һәм район халкыннан  эшләми торган, ватык электр техникасын җыйдылар. Моннан тыш, укучылар калдыкларны эшкәртү  һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт темасына багышланган мотивацион плакатлар ясадылар. Укучыларның  эшләре табигатьтән рациональ файдалану фондының "Экоплакат" конкурсында катнашачак, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте.

Министрлыкның экологик агарту бүлеге башлыгы Ольга Артемьева билгеләп үткәнчә,  "Безнең киләчәгебез хәзерге вакытта сезнең һәм  безнең гамәлләрдән тора. Бу мәктәп укучылары  һәм бу калдыкларны үзләре җыюдан тыш,   бөтен халыкны да җәлеп иткәннәр ". «Утильләштерү мәктәбе: Электроника» программасы җитәкчесе Татьяна Гайнетдинова совет чорында  макулатура һәм металл ватыкларын  җыю һәм эшкәртүгә тапшыру традициясе турында искә төшерде. "Заманалар үзгәрә  һәм бүгенге  заман мәктәп укучылары электрониканы китерә – ул дөньяда иң тиз үсә торган калдыкларның берсе, ”-диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International