Инде киләсе уку елның икенче яртыеллыгында ук Россиядә мәктәп формасына ГОСТ барлыкка киләчәк. Яңа стандартта форма төшенчәсе һәм киемгә таләпләр күрсәтеләчәк.
"Стандарт бу категориягә керә торган кием ассортиментын билгели һәм формага, аның материалларына, шулай ук эшләнмәне маркировкалауга таләпләр куя", - дип аңлаттылар Роскачествода.
ГОСТ нигезендә, мәктәп формасына стиль буенча таләпләр бертөрле булачак. Ул кызлар һәм малайлар өчен бәйрәмнәрдә кию өчен һәм көндәлек формага бүленә. Комплектка блузка, жилет, пиджак, кардиган, джемпер, свитер, күлмәк, чалбар һәм шортлар керә.