25 июльдә Казанда һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» төбәкара чемпионатының сайлап алу этабын ачу тантанасы булды.Татарстанда 3 компетенция буенча сайлап алу этабы уза:
визуаль мерчендайзинг;
флористика
флористика - юниорлар.
Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов чыгыш ясады.
"Чемпионатта катнашу - үз күнекмәләреңне һәм осталыгыңны күрсәтү, хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу һәм тәҗрибәле экспертлардан кыйммәтле киңәшләр алу өчен бик яхшы мөмкинлек. Сез югары профессионализм дәрәҗәсен күрсәтәсез һәм кайбер компетенцияләр буенча әйдәп баручы белгечләр белән тигез дәрәҗәдә осталыгыгызны күрсәтә аласыз ", - диде Родион Карпов.
Сайлап алу этабы 17 июльдән 28 июльгә кадәр Казанның мәгариф оешмалары базасында уза. Һөнәри осталык буенча Чемпионатта РФнең 15 субъектыннан 24 конкурсант һәм 30 эксперт катнаша, шул исәптән Татарстан катнашучылары һәм экспертлары да.