Биләрдә «Сәләт» ( Медиа Биләр Форум (Медиа/Media) Халыкара яшьләр мәгариф форумының дүртенче сменасы тәмамланды .
Форумда Самара, Пермь, Оренбург өлкәләре, Марий Эл, Мордовия, Башкортстан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 950 дән артык бала катнашты. Катнашучылар арасында - фән олимпиадалары, фәнни конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, Сәләт бергәлегенең төбәк клубы лидерлары һәм Татарстан районнары һәм мәктәпләре активистлары.
Смена заманча медиаресурсларга багышланды. Белем бирү программасы вакытында катнашучылар журналистика, фото һәм видео, подкастлар, блогинг һәм социаль челтәрләр алып бару юнәлешләре буенча контент булдыру үзенчәлекләре белән таныштылар.