26 июльдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт хезмәткәрләренә аларның үзләре биләгән вазыйфаларына туры килүен билгеләү максатларында аттестация үткәрү буенча аттестация комиссиясе утырышы булды.
Планлы аттестация барышында министрлык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри белем һәм осталык дәрәҗәсен, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен, дәүләт гражданнар хезмәте турындагы законнарны, коррупциягә каршы тору законнарын, Россия Федерациясенең дәүләт телен, мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә күнекмәләрне белүләрен, шулай ук министрлыкның тармак үзенчәлекләрен белүләрен күрсәттеләр.
Чараны министрлыкның кадрлар сәясәте бүлеге оештырды. Министрлык коллективы коллегаларын чираттагы аттестацияне уңышлы узулары белән котлый!