Көз көне парламентта мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары темасы белән шөгыльләнәчәкләр

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Имтиханнар аркасында барлыкка килә торган дулкынлануны балалардан максималь рәвештә бетерергә  кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова 26 июльдә "Парламент газетасы" матбугат үзәгендә.

Көзге сессия вакытында парламентарийлар  мәктәпләрдә чыгарылыш  имтиханнары темасы белән җентекләп шөгыльләнергә планлаштыралар. Аны профессиональ мәйданчыкларда тикшерәчәкләр. Шул ук вакытта балалар аларга әзерләнергә өлгерсен өчен теләсә нинди үзгәрешләрнең гамәлдә булу вакытын да исәпкә алырга кирәк, дип билгеләде депутат. "Мәгариф системасында стресслы, кискен ситуацияләре булырга тиеш түгел", - дип өстәде ул. Һәрхәлдә, чыгарылыш укучылары өчен гадел шартлар сакларга һәм документларны берьюлы берничә вузга бирергә мөмкинлек бирергә кирәк, дип ышана парламентарий.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International