Дәүләт Думасы балалар лагерьларына инвалидлар өчен квоталар турында закон кабул итте

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Төбәкләр,  сәламәтләндерү лагерьларында ял итү өчен,  мөмкинлекләре чикләнгән балаларга  квоталарны раслаячак . Мондый законны Дәүләт думасы 26 июльнең пленар утырышында кабул итте.

Документ депутатлар һәм сенаторлар төркеме тарафыннан эшләнгән һәм РФ да бала хокукларының төп гарантияләре һәм төбәкләрдә гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турындагы законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тота. Яңа нормалар Федерация субъектларының хакимият органнары лагерьларда ял итүче сәламәт һәм мөмкинлекләре  чикле булган балалар өчен  тигез шартлар тудырырга тиеш, дип фаразлый. Төбәк башлыклары ел саен инвалид балалар өчен  квоталар  билгеләячәк.

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин сүзләренчә, төбәкләр мондый квоталарны балалар сәламәтләндерү оешмалары арасында, аларда инвалидлар өчен кирәкле җиһазлар һәм яшәү шартлары булуны исәпкә алып, бүлә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International