2022-23 уку елында мәктәпне 5 514 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлаган. Йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча 316 укучы бик яхшы билгесе белән аттестатлар алды. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында мэр Наил Мәһдиев белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. Биология, информатика, рус теле буенча күрсәткечләрдән республиканыкыннан югарырак. Башка фәннәр буенча нәтиҗәләр республикадагы кебек үк. Әйтергә кирәк, 129 укучы татар теленнән имтихан тапшырган . Бу бер ел элек булганнан ике ярым тапкыр күбрәк. Шул ук вакытта тарих һәм география буенча төп дәүләт имтиханының республика нәтиҗәләре түбән. Төп гомуми белем турында аттестатны 130 укучы алмаган, аларның БДИ нәтиҗәләре буенча канәгатьләнерлек булмаган дигән тамгалары бар. Алар агымдагы елның сентябрендә өстәмә вакытта имтиханнар тапшыра алачак.